ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан авыл хуҗалыгында агроном, ветеринария табибы, зоотехник, инженер җитми

0

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы өчен агрономнар, ветеринария табиблары, зоотехниклар һәм инженерлар кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров хәбәр итте.

«Бу һөнәрләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Ә Татарстанның сөт республикасы булуын исәпкә алып, зоотехникларга һәм ветеринария табибларына һәрвакыт ихтыяҗ булып тора. Тармак белгечләренең уртача яше хәзер 40 яшьтән артып китә», - дип сөйләде ул.

Гамиров билгеләп үткәнчә, якындагы елларда Татарстанда зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар ярдәмендә 2 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.

«Бу заманча производстволарда эшләү өчен бүген үк белгечләр әзерләргә кирәк. Шуңа күрә максатчан укыту тармакны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен кирәкле инструмент булып тора», – диде ул.

«Союз-Агро» ҖЧҖ директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Гаяз Миңнехуҗин агросәнәгать комплексы өлкәсендә барлык белгечләргә ихтыяҗ бар, дип өстәде.

«Барлык белгечлекләр буенча 110 процент белгечләр таләп ителә. Белемсез гади слесарь - ремонтчыдан, инженердан башлап, иртәгә пенсиягә чыгарга яки авырып китәрга мөмкин булган предприятие җитәкчесенә кадәр. Ә аны кем алмаштырачак? Россия буенча, хәтта Европа һәм дөнья буенча авыл хуҗалыгы шундый проблема кичерә. Минем шундый мәгълүмат бар, Россиядә кешеләр 5-6 млрд сумлык сөт-товар комплекслары төзеделәр, ә баш белгеч юк. Алар теләсә нинди акча түләргә әзер, ләкин, кызганычка, бу мәсьәләләрне хәл итәрлек әзерлекле хезмәт сөючән егетләр юк», - дип белдерде ул.