ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Яңа Чишмә районына эш сәфәрендә язгы кыр эшләренең барышы һәм тулаем авыл хуҗалыгы үсеше белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта Рөстәм Миңнеханов Петропавловская Бистәсе авылында 57нче Татар атлары заводын карады. Биредә төрле токымлы 228 ат асрала, анда бигрәк тә Орел юртакларына ихтыяҗ зур. Болардан тыш, хуҗалык Корея Халык Демократик Республикасы Югары җитәкчесе Ким Чен Ын кавалерия полкын атлар белән тәэмин итә.

Шуннан соң Татарстан Рәисе аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район җитәкчелеге сөйләвенчә, планлаштырылган 54,6 мең гектар мәйданның 16 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Һава шартлары уңай булганда, кыр эшләренең темпларын арттыру һәм чәчүне 10-15 көндә тәмамлау планлаштырыла, дип ышандырды аграрийлар.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әйтүенчә, барысы да - орлык, техника, ягулык-майлау материаллары тиешле күләмдә бар. Быелгы уңыш өчен 1 гектарга 137 килограмм ашлама тупланган. Уҗым культураларын тукландыру төгәлләнде, туңга сөрү ахырына якынлаша.

Шул ук вакытта муниципалитетта кулланыла торган тракторларның һәм йөк автомобильләренең 50 проценты амортизация срогыннан ерак тора. Районда авыл хуҗалыгы техникасы паркы актив яңартыла. 2024 елда җирле хуҗалыклар 46 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алган, ә 2025 ел башыннан тагын 25. Азык җыю комбайннарының, үзйөрешле чапкычларның һәм ургычларның әзерлеге 100 процентка бәяләнә.

Татарстан Республикасы вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ассызыклаганча, район өчен төп бурычларның берсе – мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру. Моның өчен ул аграр секторга дәүләт ярдәме чараларын кулланырга өндәде.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә көндәлек катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул җирле ат заводына аерым югары бәя бирде, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын предприятиегә актив ярдәм итәргә өндәде.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Рәисе территория башлыкларына Җиңү көнен бәйрәм итү мәсьәләләренә игътибар белән карарга кушты. «Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына аерым игътибар бирергә кирәк», - диде ул.