Мотосезон башланганнан бирле Казанда юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән
Мотосезон башыннан Казанда мотоцикллар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, аларда 11 кеше зыян күргән. Ведомствода шулай ук 24 апрельдән 25 майга кадәр Татарстан һәм республика башкаласы юлларында «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уздырылуын билгеләп үттеләр.