Татарстан вәкиллеге Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровны һәм аның хатынын искә алды
Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән Мәскәүнең Химки зиратында Исхак Әхмәров һәм аның хатыны, көрәштәше Хелен Лаури каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Әхмәровның кызы Екатерина Исхаковна, Тышкы разведка хезмәте ветераннары һәм Татарста вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты.
Бөек Ватан сугышы елларында АКШта легаль булмаган резидентураны җитәкләгән Исхак Әхмәров союздашларның гамәлләре һәм Советлар Союзына янаучы куркынычлар турында 75 мең биттән артык документаль мәгълүмат тапшырган. Аның әһәмиятле казанышларының берсе – Икенче бөтендөнья сугышы барышында мөһим вакыйга булган «кар» операциясен эшләве.
Равил Әхмәтшин тарихны фальсификацияләү омтылышларына каршы тору өчен, бигрәк тә Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында Әхмәров кебек геройлар турында хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Җиңү көнен якынайтырга ярдәм иткән Әхмәровлар гаиләсенең батырлыгын истә тоту мөһим, дип ассызыклады ул.