ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны 10 елда 9 тапкырга кимегән

0

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны соңгы 10 елда 9 тапкырга диярлек кимегән. 5 майга республикада 8,6 мең ветеран яши (тыл хезмәтчәннәрен һәм блокадалы Ленинград яшәүчеләрне кертеп). 2015 елда аларның саны 76,8 мең кеше булган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.

«Кызганыч, ветераннар чыннан да елдан-ел кими баруын әйтергә мәҗбүрбез. Шуңа күрә бүгенге көндә безнең изге бурычыбыз – аларга мөмкин кадәр күбрәк кайгырту һәм игътибар биреп, социаль ярдәм чаралары күрсәтеп, тормыш хәлен яхшырту, лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләрне биреп өлгерү», – дип ассызыклады спикер.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 135 сугыш ветераны яши, алар арасында 27 инвалид. 2015 елда сугыш ветераннары 1,1 мең кеше булган. Шулай ук хәзерге вакытта республикада инвалид булган 80 хәрби хәрәкәт ветераны исәпләнә, 2015 елда алар 2,4 мең кеше булган. Моннан тыш, гамәлдәге армия составына кермәгән 28 катнашучы (2015 елда 805 кеше исәпләнгән). Татарстанда шулай ук 7,1 мең тыл хезмәтчәне (2015 елда – 67,8 мең) һәм сугышта катнашучыларның 1,2 мең тол хатыны (2015 елда – 4,1 мең) яши.

«Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүчеләр саны соңгы 10 елда 239 кешедән 73 кешегә кадәр кимегән. Элеккеге балигъ булмаган тоткыннар саны 224 кешедән 86 кешегә кадәр азайган.