«Халисә» Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчесе гомрәгә юллама белән бүләкләнә
9-10нчы майда Ютазы мөхтәсибәтенең Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» VI Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада катнашу өчен төрле шәһәрләрдән 75 катнашучыдан гариза килеп иреште. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Коръәнне тулысынча яттан белү» номинациясендә җиңеп чыгучыга быел төп бүләк – гомрәгә юллама тапшырылачак. Башка җиңүчеләр өчен дә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.
Әлеге бәйге Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, Ютазы мөхтәсибәте һәм Ютазы муниципаль районы ярдәме белән оештырыла. Ул мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.
Конкурс ике этапта үтәчәк: 9нчы майда – «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 10нчы майда – Урыссу гимназиясенең актлар залында төп тур.
Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:
- Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).
- Коръәннең 8 (23-30) җүзен яттан белү (10нан артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).
- Коръәнне тулысынча яттан белү.
Һәр номинациядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә һәм дипломнарга ия булачак. Моннан тыш, һәр катнашучы активлыгы өчен кызыксындыру бүләкләре һәм грамоталар алачак, – диелә әлеге хәбәрдә.