ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр кертелү сәбәпле берничә рейс тоткарлана

0

Татарстан башкаласында һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелү сәбәпле берничә рейс тоткарлана.

Казан аэропортында Мәскәү, Усинск, Истанбул, Екатеринбург, Чиләбегә очучы самолетлар 1 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр тоткарлана. Мәскәү, Чиләбе, Дүшәнбе, Иркутск шәһәрләреннән килүче самолетлар Татарстан башкаласына планлаштырылганнан соңрак килеп җитәчәк.

Бегишево аэропортында Мәскәүгә очучы рейс өч сәгатькә тоткарлана. Моннан тыш, Россия башкаласыннан һәм Санкт-Петербургтан килүче самолетлар төшеп утыра алмый.

Исегезгә төшерик, БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле бүген иртән Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде.