ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Җиңү көне алдыннан ике геройга һәйкәл ачылачак

0

Татарстанда Җиңү көне алдыннан берьюлы ике геройга – махсус хәрби операция катнашучысы, Россия Герое Дамир Гыйлемхановка һәм легендар татар фронтовик-шагыйре Фатыйх Кәримгә һәйкәлләр ачылачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Тантаналы чаралар 8 майда уза һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерү юнәлешендәге масштаблы эшнең бер өлеше була.

«Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм геройлары белән бәйле монументларны, обелискларны тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Кайбер муниципалитетларда эш дәвам итә, совет халкының җиңүен символлаштыручы яңа һәйкәлләр ачылачак. Бүгенге көндә без җиңү бәясен аеруча яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын да мәңгеләштерергә тиешбез», - дип билгеләде ул.

Дамир Гыйлемханов һәм Фатыйх Кәрим бюстлары буыннар арасындагы – үткәннең һәм бүгенгенең геройлары арасындагы бәйләнешне символлаштыра, аларның батырлыгы һәм корбаннары өчен халыкның рәхмәтен чагылдыра.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.