ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Юрист гаражда сакларга ярамый торган әйберләр турында искәртте

0

Гаражда төзек булмаган автомобиль һәм янгын куркынычы тудыра торган әйберләр сакларга ярамый. Бу хакта адвокат Елена Кудерко сөйләде дип яза «Прайм» агентлыгы.

«Әгәр машинагыз бензин, май яки башка техник сыеклыклар агыза икән, аны гаражга куярга ярамый. Башта ремонт ясарга кирәк, соңыннан гына стоянкага кертергә ярый», – дип аңлаткан юрист.

Моннан тыш, тәмәке тарту, двигательне паяльник белән җылыту, ачык ут белән ремонт эшләре башкару, детальләрне бензин белән юу һәм автомобильне буяу да тыела. Чөнки очкыннар һәм парлар мизгел эчендә ут чыгарырга мөмкин.

Шулай ук гаражда утын, иске-москы чүпрәкләр, ике мебель һәм башка янучан материаллар сакларга ярамый. «Гараж бары тик автомобиль һәм шуңа бәйле әйберләр өчен генә», – дип аңлаткан адвокат.

Кайбер очракларда гаражда канистрларда бензин һәм май да сакларга ярамый. Гараж эчендә автомобильгә ягулык тутыру – шулай ук янгын иминлеге кагыйдәләрен тупас бозу булып санала. Түгелгән май һәм ягулык өстенә кичекмәстән ком сибәргә һәм утильләштерергә кирәк. Ремонт эшләре вакытында вентиляция яхшы эшләргә тиеш.

Янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 5 меңнән 15 меңгә кадәр штрафлар яный. Әгәр хокук бозу беренче мәртәбә һәм җитди нәтиҗәләр китереп чыгармаган икән, кисәтү алып котылырга була, әмма кагыйдәләрне үтәү яхшырак, дигән белгеч.