ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казаннан Әстерханга даими туры рейслар ачылды

0

Бүген Казаннан Әстерханга даими туры авиарейслар ачылды. Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә булачак, дип хәбәр итә Nordwind Airlines авиакомпаниясенең матбугат хезмәте.

Дүшәмбе көнне Казаннан очып китү 8:45 сәгатьтә, Әстерханга барып җитү 11:45 сәгатьтә була. Чәршәмбе көнне самолет 15:10 очып китә һәм 18:10да барып җитәчәк.

Дүшәмбе көнне пассажирлар Әстерханнан 12:45 сәгатьтә китеп, Казанга 13:40 сәгатьтә барып җитә алачак. Чәршәмбе көнне самолет 19:10 сәгатьтә очып китә һәм 20:05 сәгатьтә барып җитә.

Маршрутта 110 урынлы Embraer 190 самолетлары эшли. Юл вакыты ике сәгать тәшкил итә.

«Беренче рейс 100 процентка тулды. Хәзердән үк рейс йөкләнешенең югары динамикасын күрәбез, бу республика кунаклары һәм халкы өчен маршрутка ихтыяҗ булуын сөйли», – дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтендә.