ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татар китабы йортында «Язгы кичләр» циклыннан концерт була

0

6 майда Казанда Татар китабы йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Язгы кичләр» циклыннан концерт була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Программада татар һәм рус телләрендә сугыш турында җырлар, йортта яшәп сугышка китүчеләрнең тарихлары, фронтовик-шагыйрьләрнең хатларыннан өзекләр һәм шигырьләр яңгыраячак.

Концерт 18:30 сәгатьтә башлана. Адресы: Казан шәһәре, Островский урамы, 15 йорт.