Казанда йөк машинасы ауган, юлга йөк чәчелгән, йөртүчесе хастаханәдә
Бүген кич Казанның Вишневский урамында йөк машинасы йөртүчесе идарәне югалта һәм сул ягына ава. Юлдагы берничә полосага машинадагы йөк чәчелгән.
Бәрелүдән йөртүче машина салонында кысылып калган. Аннан соң аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Урында Дәүләт автомобиль инспекциясе, муниципаль һәм юл хезмәте эшчеләре эшли.