Андрей Рюхов Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары булды
Андрей Рюхов Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары булды. Аның әлеге вазифага билгеләнүе турында мәгълүматны «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә расладылар.
Әлеге вазифада Андрей Рюхов Станислав Андреевны алмаштырган. Андреев 2024 елның сентябренә кадәр республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары булып эшләгән.
Элегрәк Рюхов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләре белән идарә итүче булып эшләгән, ә 2024 елның 30 сентябрендә аңа мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкару йөкләнә, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Министрлык җитәкчесе Илсур Һадиуллинның барлыгы алты урынбасары бар.