ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кытайдан Казанга очкан самолет ашыгыч рәвештә Красноярскига төшеп утырган

0

Кытайның Санья шәһәреннән очкан самолет Казанга 13:20 сәгатьтә төшәргә тиеш булган.

Тик ул ашыгыч рәвештә Красноярск аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган, аның Казанга кайтуы 2 сәгать 20 минутка тоткарланган. Бу мәгълүматлар Казан аэропортының онлайн-таблосында күренә.

Онлайн-таблодагы мәгълүматлар буенча, рейсны «Аэрофлот» авиакомпаниясе башкара. Әлеге вакытта тоткарлануның ни сәбәпле килеп чыгуы билгеле түгел. Самолет Казан аэропортына 15:40 сәгатьтә кайтып җиткән.