Юрист Русяев дача участогындагы хокук бозулар өчен штрафлар турында сөйләде
«Русяев һәм партнерлар» компаниясенең идарәче партнеры, юрист Илья Русяев RT белән әңгәмәдә дачада нинди гамәлләр өчен административ штраф салынырга мөмкин булуын аңлатты.
Аның сүзләренчә, иң киң таралган хокук бозуларның берсе – кипкән үләннән һәм чүп-чардан чистарту таләпләрен үтәмәү, бигрәк тә корылык чорында, янгын чыгу куркынычы арта барган вакытта.
Русяев билгеләп үткәнчә, мангалны дөрес урнаштырмау да штраф салуга сәбәп булырга мөмкин. Әгәр мангал төзелештән биш метрдан да якынрак урнаштырылган икән, бу 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салу өчен нигез була ала. Янгынга каршы махсус режим чорында штраф суммасы 20 мең сумга кадәр арттырылырга мөмкин.
Моннан тыш, юрист дача участогында үсемлекләр белән сак булырга кирәклеген искәртте. Кактус, эт эчәгесе, шалфей һәм гармала кебек үсемлекләрнең кайбер төрләре тыелганнар исемлегенә кертелгән. Мондый үсемлекләрне зур күләмдә үстерү 300 мең сумга кадәр штрафка яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә, ә аеруча зур күләмдә булган очракта – 8 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә китерергә мөмкин.
Икенче мөһим момент булып дачада төзелеш эшләре тора. Русяев ассызыклаганча, беседка, мунча һәм сарай кебек объектлар теркәлүне таләп итәргә мөмкин. Әгәр бина бар икән, ләкин кадастрда теркәлмәсә, аны куллану законсыз булачак.
Юрист шулай ук кишәрлектә су куллану да законнар белән җайга салынуын аңлатты. Мәсәлән, әгәр скважина биш метрдан тирәнрәк булса яки шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылмаса, ул лицензия таләп итә. Ә артезиан скважинасын мөстәкыйль рәвештә бораулау тыелган, аның өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салынырга һәм су алу рөхсәт ителмәскә мөмкин.
Русяев игътибар иткән соңгы аспект тынычлык турындагы закон булды. Бу законны бозган өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Шул ук вакытта юрист ассызыклаганча, кайбер төбәкләрдә төрле нормалар гамәлдә булырга мөмкин, шуңа күрә җирле закон актларын тикшерү мөһим.