Чаллы мэры хәрбиләргә ярдәмнең яңа партиясен тапшырды
Узган атнада Чаллы мэры Наил Мәһдиев янә махсус хәрби операция зонасында булды. Командировка турында элеккеләре кебек үк зурлап хәбәр ителмәде. Бүген кулларына корал тотып илне саклаучыларга Чаллыдан чираттагы шефлык ярдәмен тапшыру бурычы куелган иде. Бу хакта шәһәр башлыгы аппарат киңәшмәсендә белдерде.
«Без сезнең - Чаллы халкы кушуы буенча бардык. Бөтен шәһәр исеменнән хәрбиләргә кирәкле әйберләрне тапшырдык. Бу техника да, махсус приборлар да, автомобильләр дә, мотоцикллар да – яу кыры өчен кирәк булган әйберләр», - дип мөрәҗәгать итте мэр катнашучыларга.
Наил Мәһдиев искәрткәнчә, бүген махсус хәрби операция зонасында Чаллыдан 4,5 меңнән артык кеше хезмәт итә.
«Алар йөрәк кушуы буенча фронтка киткән. Кемнеңдер уллары, кемнеңдер ирләре, абыйлары, әтиләре. Шәһәрнең дә аларны онытырга хакы юк. Без үзебезнең хәрби хезмәткәрләргә даими һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтүне һөнәри һәм кешелекле бурычыбыз дип санадык, саныйбыз һәм санаячакбыз. Бу факультатив эш түгел: телим – барам, телим - бармыйм. Алай була алмый. Бу безнең бурычыбыз», - дип белдерде ул.
Шефлык ярдәме йөге 23 млн сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге ярдәмне формалаштыруда предприятиеләр, учреждениеләр, идарә һәм бүлекчә җитәкчеләре, эшче коллективлар катнашты.
«Бу җитди финанс ресурслары. Ләкин әгәр дә безнең ярдәм бер генә кеше гомерен дә коткарып калса да, без юкка гына яшәмибез дип әйтә алабыз», – диде ул.
Мәһдиев шулай ук фронтта булганнарга техника һәм броня гына мөһим түгел, дип билгеләп үтте. Хәрбиләргә аларны хәтерләүләре, көтүләре мөһим, – диде мэр.
«Безнең өчен иң кадерлесе – якыннарыбыз һәм туганнарыбыз. Бу - безнең кешеләр. Шуңа күрә безнең бурычыбыз – бүген үз гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куючыларга ярдәм итү», – диде Наил Мәһдиев.
Мэр сүзләренчә, шәһәр «системалы, төгәл, җаваплы» ярдәм итүен дәвам итәчәк. «Безнең хәрбиләр лаеклы хезмәт итәләр, алга таба да хезмәт итәчәкләр. Ә без, элеккечә, һәрвакыт янәшә булачакбыз», - дип ышандырды ул.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.