Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә коручы парлар «Безнең геройларга» акциясендә катнашты
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Безнең геройларга» акциясе үтте. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Гаилә коручы 15 пар акциядә катнашып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә котлау открыткаларына имза куйды. Открыткалар хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм белән озатылачак.
«Җиңү көне безнең уртак җиңүебезгә ышаныч бирсен! Без сезгә ышанабыз, хәрбиләр!» – диелгән хәбәрдә.