Теләче районында Россия буйлап 8 мең километр юл узган велосәяхәтчене каршы алдылар
Теләче районында 8 мең километр юл узган велосәяхәтчене каршы алдылар. Сергей Ласков 2024 елның 15 июнендә Россия буйлап велосәяхәткә киткән иде. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза.
Ниһаять, бик озын юллар үтеп, Сергей Евгеньевич туган җиренә кайтып җитә алды. Аның сәяхәте белән кызыксынучылар аның йөрешен, Телеграм-каналдагы «Велопоход Моя Россия» сәхифәсеннән күзәтеп, Россиянең төрле шәһәрләре, табигате, кызыклы урыннары белән танышып бара алды.