Бүген көндез температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк
5 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 8-13 м, урыны белән тизлеге 20 м/с ка җитә.
Көндез температура +20...25 градуска кадәр күтәреләчәк.