Икътисадчы пенсияне ничек арттырып булганлыгы турында сөйләде
Үзеңә лаеклы пенсия алу өчен, тулысынча рәсми («ак») хезмәт хакы өчен эшләргә тырышырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» га финанс аналитигы Михаил Беляев хәбәр итте.
«Сезнең хезмәт хакыгыз конвертларда түгел, ә «ак» булсын өчен тырышырга кирәк, чөнки нәкъ менә шушы легаль хезмәт хакыннан эш бирүче Пенсия фондына 22% түли. Әгәр хезмәт хакыгызның шактый өлеше конвертларда түләнә икән, күчерүләр зур булмаячак һәм, димәк, пенсия кечкенә булачак», – дип сөйләде икътисадчы.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, кайчак хезмәткәр үзе хезмәт хакының законлымы-юкмы икәнен аңламый. Аена ике тапкыр аңа банк картасына билгеле бер сумма килергә мөмкин, әмма эш бирүче бу акчаны «соры» схемалар буенча алырга мөмкин.
«Кеше, мисал өчен, 50-70 мең сум ала, ди,ә чынлыкта Пенсия фондында аның хезмәт хакы минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә күрсәтелә. Калган барлык акчаларны эш бирүче үз схемалары буенча ясаган. Ягъни, алар Пенсия фондына эләкми, димәк, соңыннан бу акчалар пенсиядә чагылыш тапмаячак», - дип кисәтте Беляев.
Агентлык әңгәмәдәше фикеренчә, әлеге проблеманы хәл итү өчен эш бирүчеләргә мондый эш мөмкинлеген ябарга кирәк.
Шулай ук Беляев кешеләргә шәхси тупланма счетлар ачарга киңәш итте.