80 ел элек Берлинда совет гаскәрләренең беренче парады узган
1945 елның 4 маенда җимерелгән Берлин үзәгендә совет гаскәрләренең беренче тантаналы парады була. Ул Бранденбург капкасы янындагы мәйданда, җимерелгән Рейхстаг гөмбәзе янәшәсендә уза.
Парадта СССР, АКШ, Бөекбритания һәм Франция Коры җир көчләре вәкилләре була. Парадта барлыгы 2 меңгә якын хәрби хезмәткәр, шулай ук 50 берәмлек хәрби техника катнаша.
Берлиндагы парадны маршал Георгий Жуков һәм Берлинның хәрби коменданты, генерал-полковник Николай Берзарин кабул итә. Совет солдатлары парад сафында моннан берничә көн элек Германия башкаласын штурмлаган гимнастеркаларда бара.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенгесендә аларның һәркайсының зур өлеше бар.