Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Россиягә 7 майда килә
Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин РФ Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Россиягә 7 майдан 10 майга кадәр рәсми сәфәргә килә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.
«Сөйләшүләр барышында киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүнең төп мәсьәләләре, шулай ук халыкара һәм төбәк көн тәртибендәге актуаль проблемалар турында фикер алышу планлаштырылган», - диелә Кремль матбугат хезмәте хәбәрендә.