ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Руслан Мәсәгутов Идел-Урал тарихында Киреевлар нәселе турында сөйләде

0

Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылу белән татар феодаль аксөякләре хәрби хезмәттә булган өчен билгеле бер өстенлекләрдән файдалануларын дәвам иткән. Иң ачык мисалларның берсе - морзалар Киреевлар нәселе. Әлеге нәсел вәкилләре Татарстанның Чистай районы, Башкорстанның Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш һәм Аургазы районнары территориясендә, Чиләбе өлкәсе авылларында теркәлгән.

Киреевлар нәселенең тарихы әле революциягә кадәрге чорда ук өйрәнү объекты булуга карамастан, аерым аспектлар аерым игътибарга лаек.

Киреевлар турында бастырылган беренче чыганаклар 1624-1626 елларга карый һәм хәзерге Түбән Новгород өлкәсе территориясе белән бәйле. Мәсәлән, Алатыр өязенең исәп кенәгәсендә Куйсуы авылында Досай морза Киреев искә алына. Досайның Ишәй һәм Булай дигән уллары була. Булай Киреев токымы 1778 елда ясаклы татарлар (дәүләт крестьяннары) буларак Оренбург җиренә күчеп, хәзерге Благовар районы Күчәрбай авылына килеп урнаша. Аларның токымнары «мишәр» сословиесендә булган һәм Каракөчек (хәзер Үрнәк), Ихсан, Рәсмәкәй, Әхмәт, Бүреказган авылларында яшәгәннәр.

Бикбайның улы Сүнчәләй Киреев Кырым сәфәрендә башкорт фетнәләрен бастыруда катнашуы белән таныла, ә 1700 елдан ул патша фәрманы буенча Уфада тәрҗемәче булып хезмәт итә. 1710 елда Сүнчәләй Киреевка баш күтәргән башкорт һәм каракалпакларны эзләү өчен Уфа өязенә бару йөкләнә. 1720 елгы Сорнев җанисәбендә Сүнчәләй морза Бикбаев Кәмәй авылында теркәлгән: аңа 66 яшь, йортында шулай ук 63 яшьлек энесе Әсән, балаларыннан тугыз яшьлек Ибрай һәм дүрт яшьлек Гомәр, дип язылган булган.

Досай Киреевнең өченче улы Ишәй морзаның токымнары Чиләбе өязендә, Мансур һ.б. авылларда төпләнеп кала. Алар башкортлар ташлап киткән җирләргә тугры хезмәте һәм XVIII гасыр халык күтәрелешләрен бастыруда катнашулары өчен килеп урнаша. Уфа өязендә аларга бу җирләргә хуҗа булу турында 1749, 1751 һәм 1761 елларда «биләмәле указлар» бирелә. Аларның күбесе Оренбург дворян депутатлар җыелышының 1800 елның 23 декабрендәге карары нигезендә дворянлыкта расланган. Морзалар шәҗәрәсе китабының IV өлешенә кертелгәннәр. Соңыннан Оренбург хәрби губернаторы, Шәҗәрә китабына кертелеп, 1803 елда гаскәрдән чыгарылгач, «бу морзалар бернинди хезмәт, йөкләмә башкармый һәм үз араларыннан сайланган старшина тарафыннан идарә итәләр», дип хәбәр итә. Шуның өчен 1842 елда морзалыктан ваз кичкәннәр, - дип сөйләде ул Киреевлар нәселе турында.

  • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Россия галимнәре, туган якны өйрәнүчеләр, мөгаллимнәр катнашында «Ватанга хезмәт иткән татар нәселләре» Бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Ватанга хезмәт иткән татарлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.