ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта

0

Бүген, 4 майда, Татарстанда температура фонының сизелерлек күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава кала. Урыны белән бераз яңгыр фаразлана (көндез Казанда явым-төшем көтелми). Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, вакыты белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк (шул исәптән Татарстан башкаласында).

Салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава температурасы15-20 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда +17..+19 градуска кадәр).

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда Беренче май бәйрәмнәренең салкын һәм яңгырлы булачагын хәбәр иткән иде.