ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Думасында 7 майда кыска эш көне булмаячагын искәрттеләр

0

Чәршәмбе, 7 май, кыска эш көне булмаячак, дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 8 май бәйрәм түгел, ә ял көне булып санала. Бу ял көне 2024 елда якшәмбегә туры килгән 23 февральдән күчерелде. Шуңа күрә 7 май гадәти эш көне булып кала.

Парламентарий искәрткәнчә, бу көнне барлык хезмәт нормалары да стандарт режимда кулланылачак.