ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025

Татарстан быел республикадан һәм Россиядән читтә 400 Сабантуй уздырачак

0

Татарстан Республикасы 2025 елда төбәктән читтә 399 Сабантуй үткәрергә планлаштыра. Аларның дүрттән бер өлеше чит илләрдә узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек челтәр элемтәсе бүлеге башлыгы Виктория Даутова Татарстанның халык сәнгать кәсепләре буенча эксперт советының быелгы беренче утырышында хәбәр итте.

«Халык сәнгать кәсепләренә ярдәм итүнең һәм аларны саклауның мөһим формасы булып төбәкләрдә һәм Татарстаннан читтә халык бәйрәме Сабантуйны уздыру тора. Быел 300дән артык Сабантуй республикадан читтә узачак. 38 илдә 104 Сабантуй һәм 60 төбәктә 295 Сабантуй. Без һәрбер ноктада үзебезнең халык-сәнгать кәсепләрен презентацияләргә тырышабыз», - диде Даутова.

Татарстанның халык сәнгать кәсепләре буенча эксперт советы кичә Тукай музеенда осталарның эшләнмәләрен карау һәм аларны ясаучы осталарны Республика һөнәрчелек оешмалары реестрына кертү турында түгәрәк өстәл уздырды.

Даутова ассызыклаганча, Татарстан өчен этномәдәни мирасны һәм байлыкны саклау – өстенлекле мәсьәлә. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Рәисенең сәфәрләре һәм очрашулары йомгаклары буенча бер генә йөкләмәсе дә халык сәнгать кәсепләренә ярдәм итү һәм аларны саклау темасына кагылмый калмады, дип искәртте ул.

Халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен һәм осталарны Сабантуй ярминкәләрендә катнашуга җәлеп итүдән тыш, һөнәрчеләргә ярдәм итүнең тагын бер формасы – якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә уздырыла торган ярминкә-күргәзмәләр.