Бүген Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә
30 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән һәм көндез урыны белән яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар фаразлана.
Җилнең тизлеге секундына 8-13 метр, көчәйгәндә секундына 15-20 метр, көндез урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3...+8 градус, көндез +8...+13 градуска кадәр җылыначак.