ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025

Бүген Казанга «Җиңү поезды» мемориаль составы киләчәк

0

Бүген, 30 апрельдә, Казанга 9:00 сәгатьтә «Казан-1» станциясе перронына ЛВ-165 сериясенең легендар паровозы – «Җиңү поезды» мемориаль составы киләчәк. Бу хакта Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер сәгать дәвамында шәһәр халкы сугыш еллары техникасы белән ретро составны карый алачак. Шәһәр халкын үзәк тимер юлчылар мәдәният сарае үзәк оркестрының музыкаль чыгышлары һәм кыр кухнясы белән бәйрәм концерты көтә. Бәйрәм программасына шулай ук «Хәтер уты» һәм «Җиңү Вальсы» патриотик акцияләре кертелгән.

Казаннан соң состав «Шемордан» станциясенә китәчәк, анда 13:25тә киләчәк. «Әгерҗе-1» станциясе Татарстанда соңгы нокта булачак, анда состав 1 майда 8:15тә тукталачак.

«Җиңү поезды» мемориаль составы 23 апрельдә Түбән Новгородтан киткән. Барлыгы маршрутта 45 станция исәпләнә, шул исәптән алтысы Татарстанда. Республикада беренче тукталыш «Яшел Үзән» станциясе булды. Кичә «Җиңү поезды» «Борындык» һәм «Буа» станцияләренә тукталды.

Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла.