Казанда иреккә чыккан хөкем ителүчеләргә булышу белән шөгыльләнәчәк беренче үзәк ачылды
Бүген Казанда беренче пробация үзәге ачылды, анда иреккә чыккан хөкем ителүчеләргә ярдәм күрсәтәчәкләр. Учреждение Зинин урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан.
Биредә элеккеге тоткыннарны торак белән тәэмин итәчәкләр, психологик ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтәчәкләр. Шулай ук аларга эшкә урнашуда, документларын һәм туганлык бәйләнешләрен торгызуда да ярдәм итәргә ниятлиләр.
Бу эш элеккеге тоткыннарны ресоциализацияләүгә һәм кабат җинаять кылу очракларын киметүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үттеләр Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә. «Россия Федерациясендә пробация турында»гы Федераль закон 2023 елда ук кабул ителгән һәм катлаулы тормыш хәлендә калган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Мондый ярдәмнең төп максаты - кабат кылынган җинаятьләр санын киметү.