Чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү өчен БДИның ачык вариантлары чыкты
Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) үзенең сайтында БДИ-2025 өчен 15 фәннән контроль-үлчәү материалларының ачык версияләрен урнаштырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Рособрнадзор) билгеләп үтүләренчә, сайтта урнаштырылган ачык вариантларны имтиханнарны вакытыннан алда тапшыручылар кулланган. Әлеге вариантлар чыгарылыш сыйныф укучыларына, агымдагы елның реаль биремнәрен үтәп карап, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга яхшырак әзерләнергә ярдәм итәчәк.