Уфада композитор Рим Хәсәнов яңа пьесасын Фидан Гафаровка багышлаган
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында Россия һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу тантанасында композитор Рим Хәсәнов чыгыш ясады. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, Фидан Гафаров башкаруындагы шагыйрь Наҗар Нәҗми шигырьләренә язылган «Уфа юкәләре», «Кышкы романс» һәм Рим Хәсәнов язган башка җырлар күп буыннар өчен хит булды.
Матәм тантанасында Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины Рим Хәсәнов коллегасы истәлегенә язган «Фидан» исемле инструменталь пьесасы астында чыкты.
«Шундый гаҗәеп кешеләр була – алар беркайчан да көнләшми. Фидан Гафароа – бәхет кешесе иде ул. Спектакльләрдә, телевидениедә, концертларда сәхнәгә чыгып җырлаганда, кешеләргә бәхет бүләк итә иде. Сәхнәдә шундый якты, талантлы, даһи кешене күреп, күпләрнең хәтта язмышы да үзгәргәндер, бәлки. Миңа СССР Композиторлар берлеге пленумнарында булырга туры килде. Хәтта ул вакытларда Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Белоруссиядән коллегалар белән очрашканда аларның кассеталарында Фидан Гафаровның бер-ике җыры барлыгын күргәнем булды», - диде Рим Хәсәнов.
Рим Хәсәнов Фидан Гафаров турында үткән заманда сөйләве бик авыр булуын әйтте. «Ул безнең хәтердә һәм күңелләрдә ахыргача калыр», – диде.