ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025

Автоэксперт таныклык алу өчен имтиханны навигатор белән тапшырырга рөхсәт итәргә чакырды

0

Машина йөртү таныклыгы алуга кандидатларга имтихан маршрутыннан навигатор белән хәрәкәт итәргә тәкъдим итәргә телиләр. Мондый инициатива белән РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эш төркеме әгъзасы Дмитрий Попов чыгыш ясарга планлаштыра. Ул бу хакта «Татар-информ»га сөйләде.

Автоэксперт билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта маршрутта укучыга бурычларны инспектор куя, шул сәбәпле имтихан тапшыручы артык дулкынланырга мөмкин. Навигатор белән хәрәкәт итү исә бу проблеманы хәл итәчәк, өстәвенә күп кенә машина йөртүчеләр чын тормышта еш кына «электрон ярдәмче» ярдәмендә хәрәкәт итә.

«Имтихан тапшыручыга юлны навигатор күрсәтеп баруда бернинди гөнаһ та юк. Укучы укуын тәмамлагач, ул күпчелек очракта навигатор белән йөриячәк. Өстәвенә, навигатор эмоцияләр кичерә белми, укучыга басым ясамый», - дип саный Попов.

Агентлык әңгәмәдәше шулай ук инспектор маршрутта командаларны алдан бирергә тиеш, әмма һәр имтихан бирүче аларны үзенчә аңлый, дип өстәде.

«Ул (инспектор) командаларны алдан бирергә тиеш, ләкин алдан – ул субъектив төшенчә: кемдер 1 минут алдан, ә кемдер 10 секунд кала әйтә. Электрон ярдәмче исә хәрәкәтнең тизлеген һәм тыгызлыгын исәпкә алып, укучыны уңгарак алырга яки 200 метрдан уңга борылырга кирәклеге турында кисәтәчәк», - дип аңлатты спикер.