ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025

Җиңү көне алдыннан татарстанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

0

30 апрельдә 09:30 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында республика халкына Бөек Җиңү уңаеннан бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Чараны республика Юстиция министрлыгы оештыра. Консультацияләрне федераль һәм республика хакимият органнары, прокуратура, Дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус үткәрәчәк.

Татарстан халкы башкарма җитештерү, хезмәт законнары, пенсия, медицина һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм ала алачак.

Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар биреләчәк.

Консультацияләр Казан, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча узачак. Алдан язылу таләп ителми.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.