Диния нәзарәте, Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә үткәрде
29 апрельдә Татарстан мөфтияте коллективы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа татар зиратында өмә оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Катнашучылар ветераннарның һәм дин әһелләренең каберләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2 майда традициягә кергән Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар.
Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды.