ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025

Татарстанда кар һәм бозлавык көтелә, көндез +14 градуска кадәр җылы булачак

0

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 29 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми.

Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге 7-12 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән 15-20 м/с ка җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнлә һәм иртән һавада да, туфрак өстендә дә 0° -5 ° ка кадәр төшәчәк. Көндез һава +9...+14°ка кадәр җылыначак. Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык булуы ихтимал.