Россия Закон чыгаручылар советы утырышында тарихи хәтерне саклау турында фикер алыштылар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы, халыкара хезмәттәшлек комиссиясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узган Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Чара традицион рәвештә 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көненә багышланды. Утырыш кысаларында парламентарийлар Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Закон чыгаручылар советы рәистәшләре – Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үткәргән утырышның төп темалары буларак тарихи хәтерне саклау һәм нацизм күренешләренә каршы тору мәсьәләләре каралды.
Утырыш башланыр алдыннан федераль һәм төбәк парламентарийлары Пискарев мемориаль зиратындагы «Ватан-Ана» монументына чәчәкләр салды. Пискарев зираты – Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградта һәлак булган корбаннар күмелгән төп урыннарның берсе.
«Бүген без илдә моңарчы күрелмәгән патриотик күтәрелеш, буыннар арасында ныклы бәйләнеш күзәтәбез, – дип ассызыклады Валентина Матвиенко. – Сугыш геройлары турында хәтирәләр кадерләп сакланмаган бер генә гаилә дә юк». Ул шулай ук яшьләргә мәгариф, мәдәният һәм ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итү аша патриотик тәрбия бирү эшен көчәйтергә чакырды.