Чувашиядә «Тукай безнең йөрәкләрдә» шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
23 апрельдә Чувашиянең Татар Согыты мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» республикакүләм шигырь укучылар бәйгесенең финалы узды. Бәйгенең төп максаты - укучыларның иҗади сәләтен үстерү, бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт уяту. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе һәм җирле «Ак калфак» оешмасы оештырды. Чарада 1-11 нче сыйныф укучылары, барлыгы 38 бала катнашты. Конкурс 3 яшь категориясендә узды. Бу чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәге мөдире Рамилә Сафина, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Ибраһим һәм шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Сәлах жюри составында катнаштылар.
Беренче урынны алган укучыларга 5 әр мең сум, икенче урын алучыларга 3 әр мең сум, өченче урын өчен 2 шәр мең сум акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы» дипломнары бирелде. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга «Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе» оешмасыннан истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырылды.
Әлеге конкурсның Гран-при иясе булып Ә.З. Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Алия Исхакова һәм Айшә Юнусова танылды (җитәкчеләре Гөлнара Масяева ). Аларга 10 мең сум акчалата бүләк тапшырылды.