ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Матвиенко: Парламентарийларга вакыйгалардан хәбәрдар булу һәм диалог кору мөһим

0

Иртәгә, 27 апрельдә, РФдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтеләчәк. Истәлекле көн алдыннан РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга телеграмма җибәргән. Анда ул Дәүләт Советы депутатларын һәм республика халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлый, дип хәбәр итә төбәк парламенты матбугат хезмәте.

Матвиенко фикеренчә, Россиянең истәлекле даталары арасында парламентарийларның һөнәри бәйрәме барлыкка килү дәүләт һәм җәмгыять ягыннан илебез закон чыгаручыларының казанышларын тану һәм хөрмәт күрсәтү билгесе булды.

«Тарихи традицияләргә игътибар, илебезнең уникаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, чит ил тәҗрибәсен өйрәнү заманча федераль һәм төбәк законнарын булдырырга мөмкинлек бирде. Россия Федерациясе сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк закон чыгаручылары эшчәнлеген даими рәвештә координацияләү аларның гражданнарыбыз файдасына нәтиҗәле эш алып баруына ярдәм итә», - дип белдерде сәясәтче.

«Без Россия Федераль Җыены каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы мәйданчыгында конструктив хезмәттәшлек алып барабыз. Ил субъектлары көннәре кысаларында яшьләр парламентлары системасы аша актив егетләр һәм кызларны дәүләт бурычларын хәл итүгә җәлеп итәбез», - дип өстәде ул.

Федерация Советы спикеры ассызыклаганча, парламентарийларга замана чакыруларына җавап бирә торган актуаль һәм кирәкле закон инициативаларын кабул итү өчен вакыйгалардан хәбәрдар булу һәм гражданлык җәмгыяте белән диалогта булу мөһим.

«Бергәләп без илкүләм проектларны, төбәкләрнең социаль-икътисади потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырабыз», – дип билгеләп үтте Валентина Матвиенко. Ул ТР парламентарийларына яңа казанышлар, илнең хокукый киңлегенең бердәмлеген алга таба ныгыту юнәлешендә нәтиҗәле эш теләде.