ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Район башлыкларын «Безнең ишегалды» буенча мөрәҗәгатьләргә тизрәк җавап бирергә чакыралар

0

Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоэлемтә режимында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТРның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренә караганда, 2025 елга юл картасы расланган, төзекләндерү эшләренең якынча схемалары, җиһазлар исемлеген формалаштыру һәм аларны, сатып алу, программаны челтәр оешмалары һәм республика капиталь ремонт программасы белән синхронлаштыру буенча фикер алышулар узган. Шулай ук милекчеләрнең уртак җыелышлары беркетмәләре әзерләнгән һәм килештерелгән, юл эшләре графигы төзелгән.

Казанның тугыз ишегалдында юл эшләре төгәлләнгән. Гомумән Татарстанда юл эшләре 14 процентка үтәлгән. Эшләргә 15 муниципалитетта – Казан һәм Чаллыда, Яшел Үзән, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Нурлат һәм башка районнарда керешкәннәр.

Тышкы яктырту эшләре шулай ук 15 муниципаль берәмлектә башланган. Эшләр 12 процентка диярлек үтәлә. 40 ишегалдында тышкы яктырту эшләре тәмамланган.

Складларга «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өчен сатып алырга кирәк булган җиһазларның 22 проценты китерелгән. Казанның дүрт ишегалдында, Восход, Декабристлар, Минск һәм Химиклар урамнарында, җиһазларны монтажлый башлаганнар.

Наилә Зиннәтуллина соңгы ике атнада программа кысаларында гражданнардан 538 мөрәҗәгать кабул ителүгә игътибар итте. Шул ук вакытта биш муниципаль берәмлектә 24 мөрәҗәгатьнең (17се Казанда һәм өчесе Әлмәт районында) вакыты чыккан.

«Төзелеш сезоны башлану сәбәпле, коллегалардан мөрәҗәгатьләргә мөмкин кадәр тизрәк җавап бирүләрен сорыйм», – дип ассызыклады ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры, муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Гомумән алганда, ишегалды территорияләрен җәйге чорга норматив хәлгә китерү чаралары 23 майга төгәлләнергә тиеш. Ишегалларының торышын мониторинглау өчен 29 апрельдән 29 майга кадәр урыннарга барып карау планлаштырылган, дип йомгаклады Наилә Зиннәтуллина.