Бүген Новосибирск Академшәһәрчегендә Эльмир Низамовның «Тынычлыкка гимн»ы премьерасы була
Композитор Эльмир Низамовның «Тынычлыкка гимн» дип аталган яңа симфоник әсәрен бүген беренче тапкыр Новосибирск академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Димитрис Ботинис җитәкчелегендә башкарачак. Концерт Новосибирск Академшәһәрчегенең Галимнәр йортында узачак. Бу хакта композитор «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Низамов сүзләренчә, аның «яңа симфоник картинасы бөтен дөньяга тынычлык алып килгән Бөек Җиңүнең юбилеена багышланган». Моңарчы Себер башкаласында беркайчан да булмаганым юк, дип билгеләп үтте ул шулай ук. Моннан тыш, композитор Новосибирск симфоник оркестры белән беренче тапкыр эшли.
Афиша нигезендә, Низамовның әсәре яңгыраячак программада маэстро Ботинис шулай ук Петр Чайковскийның беренче фортепиано концертын (солист буларак пианист Алексей Мельников чыгыш ясаячак) һәм Сергей Прокофьевның 4нче симфониясен берләштергән. «Буыннар аермасына, жанрлар, заманча дөньяга карашлар төрле булуга карамастан, аларны бер үк рус мәктәбе композиторлары булулары берләштерә», – дип ассызыкладылар Новосибирск филармониясендә.
Оркестр иртәгә шул ук программа белән үзенең төп сәхнәсендә – Новосибирск үзәгендә урнашкан Арнольд Кац исемендәге дәүләт концерт залында чыгыш ясаячак. Академшәһәрчектә тәкъдим ителгән программаларны кабатлау Новосибирск филармониясе өчен тарихи рәвештә оешкан гадәти практика: Новосибирскның фәнни үзәге шәһәр үзәгеннән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.