«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында «Казан квиз» интеллектуаль уены узды
23 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында «Казан квиз» интеллектуаль уены узды. Уен «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан «Габдулла Тукай әдәби музее» ярдәме белән оештырылды.
Квизга мәктәп укучылары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары, татар мәдәнияте белән кызыксынучылар килгән иде.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең интеллектуаль уеннары һәм бәйгеләре кураторы Эльмира Вәлиева әлеге уен акция кысаларында уздырылган чараларның берсе булуын билгеләп үтте.
«Уенга сорауларны төзегәндә татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен популярлаштыру бурычын куйдык. Гадәттә безнең интеллектуаль уеннарга күбрәк кызлар килә иде, ә бүген кызлар һәм егетләрнең саны бермә-бер туры килде. Хәтта аерым ир-егетләрдән генә торган команда да бар. Бу – безне, оештыручыларны бик шатландыра. Квизга сорауларны әзерләү командабыз өчен дә кызык булды, татар халкының шундый бай һәм матур тарихы бар, аны мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен иде», – диде ул.
Квизга сораулар төзегәндә Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы ясалма фәһемгә дә мөрәҗәгать иткән. Ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнгән сораулар катнашучылар арасында аеруча зур кызыксыну уятты.
«Квиздагы архитектура һәм музыка белән бәйле сорауларны ясалма фәһем кулланып эшләргә булдык. Казанда урнашкан аерым биналарны рәсем итеп ясарга сорадык, бик үзенчәлекле килеп чыкты, шул ук вакытта уникальлек тә сакланып калды», – дип искәртте Эльмира Вәлиева.
«Татар-информ», Абдул Фархан
Квизда катнашучы бер команда «IT-лицей» мәктәп укучыларыннан тора иде. Алар үз теләкләре белән команда оештырып килгән, җитәкчеләре – татар теле укытучысы Лилия Кәлимуллина.
«Монда татар телен яратучы, кызыксынучы балалар килде. Мин тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштылар. Квиз бик кызык булды, булган белемнәрне барлау, һәрвакыт яңаларын туплап тору мөһим, оештыручыларга шундый мавыктыргыч чара өчен зур рәхмәт», – диде ул.
"Татар-информ", Абдул Фархан
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форумның эшчәнлеге Татарстанда гына түгел, Бөтенроссия буйлап алып барылганлыгын билгеләп үтте.
«Без, Бөтендөнья татар яшьләре форумы булганга күрә, Казан белән генә чикләнмибез, Россия регионнарында, чит илләрдә дә оешмаларыбыз бар. Безнең карамакта 116 оешма, һәм алар да шулай ук акциягә кушыла. Алар үз шәһәрләрендә төрле чаралар оештыралар, 26 апрельдә фатирниклар, сөйләм клублары, төрле чаралар узачак», – дип искәртте ул.
«Татар-информ», Абдул Фархан
- «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.