ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025

25 апрельдә Россиядә һәм чит илләрдә «Җиңү диктанты» узачак

0

25 апрельдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе башлана. Россия тарихи җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин элегрәк хәбәр иткәнчә, быел бу чара бөтен Россия күләмендә рекордлы 35 мең мәйданчыкны һәм дөньяның 90нан артык илен колачлаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Акциядә катнашучылар - мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган гражданнар – 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган сорауларга җавап бирәчәк. Партия рәисе Дмитрий Медведев күрсәтмәсе белән беренче тапкыр биремнәрнең 20 проценты махсус хәрби операциягә кагылачак.

«Тарихи хәтер» партия проекты координаторы, партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, быел диктантны гадәти булмаган урыннарда: атом бозваткычында, галәмдә, театрларда, музейларда, университетларда, алгы сызыкта һәм азат ителгән территорияләрдә язачаклар. Шулай ук акция башланыр алдыннан «Дәүләт хезмәтләре» аша анда катнашу турында искәрттеләр.

«Җиңү диктанты» халыкара акциясе «Бердәм Россия» тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә.

Искәртеп үтәбез, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.