Дәүләт Думасы депутаты Топилин Буа районында 105 яшьлек сугыш ветераны янына барды
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин ТР Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов белән Бөек Ватан сугышы ветераны 105 яшьлек Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллинны якынлашып килүче Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рәүф Ибраһимов улы шат күңеллелеген һәм энергиясен саклап кала! Ул көнен салкын судан башлый һәм иртәнге ашны үзе әзерли. Бу гадәт кенә түгел, ул аның көчле һәм рухлы яшәү рәвеше», - дип уртаклашты ветеран белән аралашудан алган тәэсирләре белән депутат.
Топилин Төхвәтуллин белән очрашуларның һәрвакыт кызыклы булуын, ә аның ихлас елмаюыннан һәм тормыш зирәклегеннән күпләр көнләшерлек булуын билгеләп үтте. «Ул-батырлык һәм ныклык символы, чын үрнәк!»- дип өстәде парламентарий.