Быел Татарстаннан 6 меңнән артык бала Кара диңгез яры буе лагерьларында ял итәчәк
2025 елда Татарстаннан 6 меңнән артык бала Кара диңгез яры буе лагерьларына ял итәргә барачак.
«Җәй дәвамында Татарстаннан Кырым республикасында барлыгы 3 мең ярым бала, Краснодар өлкәсендә шулай ук 3 меңгә якын бала ял итәчәк. Кырым республикасында урнашкан «Сәләт – Ак Барс» базасында «Махсус «Сәләт – Аршан» сменасына 220 бала кабул ителәчәк», – диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
«Сәләт – Ак Барс» лагерендә Роспотребнадзор тарафыннан диңгездә коену рөхсәте алынган.
«Кырымда «Сәләт»нең бер сменасы узачак, «Сәләт – Аршан» – август аенда оештырыла. Куркынычсызлык таләпләре өчен «Сәләт – Ак Барс» база җитәкчеләре җаваплы. Роспотребнадзор тарафыннан диңгездә коену рөхсәте алынды, шуңа күрә без балаларны җибәрә алабыз, рөхсәт бар. Балаларны оештырылган төркемнәрдә поезд белән алып барачакбыз, анда да барлык персонал укытылган, каралган, куркынычсызлык таләпләре безнең өчен бик мөһим», – дип аңлатты «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
- Кара диңгез яры буенда өч лагерь – «Витязево» (Анапа), «Глобус» (Анапа), «Сатера» (Кырым) лагерьләрендә балалар ялын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Черноморец» республика үзәге, ә «Сәләт – Ак Барс»та (Кырым) ялны «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге оештыра.