Белоруссия Премьер-министрының Татарстанга сәфәре бүген булмаячак
Белоруссия Премьер-министры Александр Турчинның Татарстанга сәфәре бүген булмаячак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә.
Белоруссиянең Хөкүмәт делегациясе бүген иртән «Бигеш» аэропортына килергә тиеш иде, ләкин пассажир судноларының иминлеген тәэмин итү максатыннан очышларга чикләүләр кертелде.
Турчин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугадагы төп сәнәгать предприятиеләрендә булыр дип көтелгән иде.