Мәскәүдә Татар поэзиясе антологиясе тәкъдим ителде
Мәскәү шәһәренең «Мәскәү милләтләр йорты» дәүләт бюджет учреждениесендә «Татар поэзиясе антологиясе» тәкъдим ителде. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китап Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә «Гасырдан гасырга» Кирилл әлифбасы халыклары шигърияте» сериясендә чыккан.
Анда 90нан артык шагыйрьнең (узган гасырның 20нче елларыннан алып бүгенге көнгә кадәр) әсәрләре тәкъдим ителгән. Китапка Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Фәнис Яруллин, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла һәм башкаларның шигырьләре кергән.
Тәкъдим итү кичәсен серия авторы Сергей Гловюк һәм «Мәскәү милләтләр йорты» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Сергей Ануфриенко ачты.
Шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр белән беррәттән, кичәгә җыелган халык алдында Татар мәдәнияте үзәге коллективы - «Мирас» ансамбле дә чыгыш ясады.
Артистлар «Туган жиреңнән китмә», «Рамбар юллары», «Очып кайтам», «Бормалы су» җырларын башкарды.
Ансамбльнең солисткасы Фирдәвес Гатина антологиягә кергән берничә шигырьне укыды.