Татарстанның барлык районнары сабан культураларын чәчүгә кереште
Татарстанның барлык районнары да язгы кыр эшләренә кереште. Аграрийлар сабан культураларын чәчә, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Эшләр 836,3 мең гектар мәйданда башкарылды. 476 мең гектар мәйданда уҗым культуралары ашламалар белән тукландырылды, бу планнан 98 процент тәшкил итә. Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1,9 миллион гектар мәйданда башкарылды, ягъни 78 процент үтәлде», - диелә хәбәрдә.
Бүгенгә барлык мәйданның 17 процент өлешендә сабан культуралары чәчелгән. Аграрийлар көненә 60 мең гектардан артык җиргә чәчә. Бөртекле культураларны беренчеләрдән булып Буа, Алексеевск, Тәтеш, Чистай һәм Чүпрәле районнарында чәчә башладылар.
Барысы 304 мең гектар җирдә сабан культуралары чәчелгән. Шулар арасында 213 мең гектар бөртекле культуралар, 9,4 мең гектар шикәр чөгендере, 38,2 мең гектар көнбагыш, 23,3 мең гектар рапс.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә 12 мең трактор, 3,2 йөк автомобиле, 857 чәчү комплексы, 5әр мең чәчү машинасы һәм туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителгән.