ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

«Нәүрүз» фестивале кысаларында Халыкара театр олимпиадасы узачак

0

XI Халыкара театр олимпиадасының махсус программасы төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале кысаларында узачак. Анда Бразилия, Греция, Көньяк Африка Республикасы, Төркия театрлары, шулай ук Россия театрларында куелган спектакльләр керәчәк.

Александрин театры Валерий Фокин сәхнәгә куйган «Литургия ZERO» спектаклен, ә Камал театры «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен (режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев) күрсәтәчәк. Россиянең милли театрлары ассоциациясе тамашачылар игътибарына Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының һәм М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театрының «Дядя Ваня» спектакль-коллаборациясен (режиссеры - Степан Пектеев) тәкъдим итәчәк.

«Без спектакльләргә килгән һәркем классик әсәрләрдән алып заманча эксперименталь формаларга кадәр күңеленә хуш килгән әйберне таба алыр дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале 2025 елның 9-22 июнендә узачак. Чарада Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россиянең милли республикаларыннан – Адыгея, Алтай, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутиядән 15тән артык театр коллективы катнаша.

Фестиваль спектакльләре шәһәрнең 8 мәйданчыгында (Камал театрының яңа бинасының Зур, Көнчыгыш һәм Универсаль заллары, иске Камал театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры; «Әкият» курчак театры; Кабан күле яр буе) күрсәтеләчәк.