ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Әлмәттә студентларга фронтовик язучыларның тормыш юлы, каһарманлыгы турында сөйләделәр

0

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган бу көннәрдә Әлмәттә студентларга фронтовик язучыларның тормыш юлы, каһарманлыгы һәм иҗаты турында сөйли торган кызыклы чара узды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

22 апрельдә Рафаил Төхфәтуллин исмемендәге 8нче балалар китапханәсенә Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалының беренче курс студентлары кунакка килде. Алар арасында булачак финансистлар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныфлар укытучылары бар иде, дип хәбәр итә ул.

Очрашуны ачып җибәреп ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясады. Ул китап укуның ни өчен кызыклы һәм файдалы шөгыль булуы, туган ягыңның күренекле кешеләренең тормыш юлын, иҗатын, каһарманлыкларын белүнең әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук ул 25 апрельдә узачак Г.Тукайның 139 еллыгына багышланган Шигырь бәйрәмендә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатларын (дүрт номинациядә) бүләкләү каралганын хәбәр итте.

Рөстәм Төхфәтуллин студентларга әтисе Рафаил һәм аның дуслары, фронтовик язучылар Әдип Маликов, Хисам Камал, Мәхмүт Хөсәен һәм Нәфик Яһудиннарның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы формада сөйләп бирде, китапханәдә урнашкан әтисенең музей бүлмәсендә Г. Тукай күргән Коръән китабын, әтисенең язу машинкасын, патефонын күрсәтте, биредә саклана торган иске фотоаппарат һәм кино төшерү аппаратының эшләү принципларын аңлатты. Ул сүзен тәмамлагач, студентлар таралышырга ашыкмады, Рөстәм Төхфәтуллинга күпсанлы сораулар яудырдылар. Хушлашканда яшьләр: «Тарихны саклаган өчен рәхмәт сезгә!» — дип киттеләр.

Шунысын да искәртик, биредә мондый очрашулар Рөстәм Төхфәтуллин инициативасы белән, шулай ук китапханә хезмәткәрләре, көллиятнең туган тел укытучысы Риана Саидова тырышлыгы белән 2019 елдан бирле, ягъни алты ел инде оештырылып килә.