ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Апрель
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Мәскәүдә Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан Кызыл мәйданны бизи башладылар

0

Мәскәүдә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйдан һәм Александр бакчасын бизәү эшләре башланды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мөһим юбилейга әзерлек кысаларында Дәүләт универсаль кибете (ГУМ) фасадына 12,5х9 метр зурлыктагы яңа экран урнаштырылачак, ул Җиңү парадын турыдан-туры трансляцияләү өчен кулланылачак. Моннан тыш, белгечләр мәйданның төп тарихи объектларын бизәү эшенә кереште.

Дәүләт тарих музее Җиңү һәм Бөек Ватан сугышы орденнары сурәтләре белән бизәләчәк, ә ГУМ бинасын Кызыл йолдыз, Суворов, Александр Невский һәм Дан орденнары бизәр дип көтелә. ГУМ фасады үзәгендә экран урнаштырачаклар, ул тамашачыларга парадның иң мөһим мизгелләрен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Юбилей уңаеннан Мавзолейны да бизиләр.

Президент эшләре идарәсе вәкилләре искәрткәнчә, быел Кызыл мәйданны бизәү, юбилей датасының әһәмиятен раслап, аеруча масштаблы һәм тантаналы булачак. Барлык эшләр дә кунаклар һәм Җиңү парадында катнашучылар өчен бәйрәм һәм патриотизм атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.